Бүген мәркәзебез Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге тарафыннан оештырылган «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры узды.
Районыбыздан 4 укучы катнашып, "Яшь прозаик" номинациясендә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә (укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы) 1нче дәрәҗә Дипломга, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Лиана "Яшь шагыйрь" номинациясендә 1 нче дәрәҗә, 7 нче сыйныф укучысы Ильясова Энҗе 3 нче дәрәҗә Дипломга, 10 нчы сыйныф укучысы Зиязетдинова Адилә "Яшь журналист" номинациясендә 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Укытучылары: Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы.
Котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез.
Нет комментариев