Районыбыз укучылары «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңү яуладылар
Мәгариф яңалыклары

Районыбыз укучылары «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңү яуладылар

Математика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасында укучыларыбыз зур уңышларга ирештеләр.

Математика фәненнән “Олимпка юл” республика олимпиадасында катнашып, Гуманитар гимназия-интернатның 11 класс укучысы Шәймарданов Әмирхан җиңү яулады!

Шулай ук Гуманитар гимназия-интернатның 7 класс укучысы Әбударов Адель, 8 класс укучысы Маликов Раяз, һәм 1нче мәктәпнең 9 класс укучысы Харисова Айгөл, 10 класс укучысы Ибрагимов Әмир призерлар булды.

Укытучылары – Фәрдиева Регина Равил кызы, Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы, Ахметова Рҗүдә Данил кызы, Закиева Гүзәлия Билал кызы – укучыларның уңышларына зур өлеш керттеләр.

Җиңүче һәм призерларны, аларны әзерләгән укытучыларны, мәктәп директорларын ихлас күңелдән котлыйбыз!


Нет комментариев