Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә «Читающая семья- читающая страна» республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова җиңүчеләрне котлап, дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Районыбызның Байсар мәктәбеннән Садриева Язгөлнең гаиләсе дә җиңүчеләр рәтендә булуы аеруча куанычлы. Китап- белем чишмәсе, ди халкыбыз. Укыган кеше һәрчак һәм һәр заманда да кирәк!
Нет комментариев