Физика фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында гуманитар гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәймәрданов Әмирхан җиңү яулады.
Җиңүгә ирешүдә аның укытучысы — Резеда Тимергази кызы Маликованың тырыш хезмәте зур роль уйнады.
Әмирханны, аның остазын — Резеда Тимергази кызын, шулай ук гимназия директоры Венера Хаматнасыйх кызын әлеге зур уңышлары белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр телибез! ![]()
Нет комментариев