Робототехника буенча республика олимпиадасы призерлары билгеле булды
Мәгариф яңалыклары

Робототехника буенча республика олимпиадасы призерлары билгеле булды

Ямалова Азалия һәм Латыпов Камил робототехника буенча республика олимпиадасында призер булдылар.

Информатика фәненнән «Робототехника» профиле буенча республика олимпиадасында катнашып, гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Ямалова Азалия һәм 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Латыпов Камил призер булдылар.

Укытучылары — Ямалов Филарис Фәнис улы.

Призерларны, Филарис Фәнис улын, шулай ук гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын һәм 1 нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улын ихластан котлыйбыз!


Нет комментариев