Бүген башкалабызда «Сәйяр» республика театр бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды.
Бүләкләү тантанасына Татар Ямалы һәм Байсар төп гомуми белем бирү мәктәпләре чакырулы иде. Татар Ямалы һәм Байсар мәктәбе укучылары "Сәйяр" театр бәйгесенең лауреатлары булдылар.
Театрда катнашкан укучыларны, театр түгәрәге җитәкчеләре Нуриева Рәзимә Әбүдәр кызын, Гардисламова Флүдә Мирза кызын, Шәймөхәммәтова Рушания Рифкать кызын, Гыймаева Инзилә Хәмзә кызын, коллективларны, мәктәп директорларын уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Гөлназахан Имамразыева, Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары.
Нет комментариев