Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Самат Солтанов географиядән 100 балл җыйды
Мәгариф яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Самат Солтанов географиядән 100 балл җыйды

2024-2025 нче уку елының бердәм дәүләт имтиханнары ахырына якынлаша. Инде соңгы имтиханнарның нәтиҗәләре билгеле. Иң сөендергәне- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Самат Солтанов география фәненнән иң югары балл- 100 балл җыйды.

Саматны, аның укытучысы Рөстәм Фәйзуллинны, әти-әнисен чын күңелдән котлыйбыз! 

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Актаныш районы данын республикада, Россия буенча таныткан олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында Самат Солтанов «Ел укучысы-2025» исеменә лаек булган иде. «Әти-әниемә, укытучыларыма, мәгариф идарәсенә рәхмәт!» дип барлык җиңүчеләрнең фикерләрен зур сәхнәдән җиткерде ул. Бу хакта биредә укыгыз- сылтама!

 


Нет комментариев