Актанышка районыбызның мәгариф өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсен өйрәнергә Татарстан Республикасының 9 районыннан вәкилләр киләчәк.
Мәгариф хезмәткәрләре делегацияләре сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның беренче санлы мәктәбе, Балалар иҗат үзәге һәм Актанышның өченче санлы балалар бакчасының үрнәк, алдынгы педагогик эшчәнлеге белән таныша.
Нет комментариев