«Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе укучылары җиңүче һәм призер булдылар
Мәгариф яңалыклары

«Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе укучылары җиңүче һәм призер булдылар

18-21 ноябрь көннәрендә кадет мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республикакүләм олимпиадасы булып узды.

Әлеге олимпиадада Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбенең 7 класс укучылары Мәрдиев Арсен, Мостафин Самат, 8 класс укучысы Костяева Эвелина, 9 класс укучысы Миргасимов Җәлил- призер, 9 класс укучысы Шәңгәрәев Айнур җиңүче булды, укытучылары Нуруллин Рамис Зинарис улы. Укучыларны, Рамис Зинарисовичны, коллективны, кадет мәктәбе директоры Илсур Индусовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз!


Нет комментариев