Агыйделдә фаҗига: ике балыкчы һәлак булган
Общество

Агыйделдә фаҗига: ике балыкчы һәлак булган

Кичә, 7 ноябрьдә иртәнге сәгатьләрдә Актаныш районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә Агыйделдә өч балыкчы утырган көймәнең әйләнүе турында хәбәр керә.

Кызганычка каршы, һәлакәт нәтиҗәсендә Уфа һәм Нефтекамадан килгән ике балыкчы һәлак була. 

Агыйделдә көн буе эзләү эшләре алып барылуга карамастан,  беренче көнне коткаручылар караңгы төшкәнче фаҗигагә тарыганнарны таба алмый.

Бүген батып үлгән балыкчыларның берсен судан алып чыгалар.  Һәлак булган гражданнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгез! Сезнең  исәнлек бары сездән тора! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


Нет комментариев