Бер ханым 18 сантиметрлы теш щеткасын йоткан
Общество

Бер ханым 18 сантиметрлы теш щеткасын йоткан

Шулай да була микән?! Әстагъфирулла!

                                                Тайваньдә яшәүче 44 яшьлек хатын иртән теш чистартканда щетканы дөрес кулланмавы нәтиҗәсендә аны ялгыш йоткан. Эшкә ашыгуы аркасында хатын шунда ук табибка мөрәҗәгать итмәгән. Уңайсызлык хисе кичерүенә карамастан, ул эше көне тәмамлануын көткән, бары тик соңыннан гына табибка барган.  

                                                Табиб Цай Юаньжун  пациентканы рентгенга төшергән, әмма снимокта теш щеткасын күрмәгән. Эндоскоп ят предметның хатынның үңәчендә булуын күрсәткән, аның тирәсендәге тукымалар ялкынсынган. Әгәр теш щеткасы пациентканың эчәклегендә кысылып калса, аның шартлау ихтималы зур булыр иде, ди табиб.

                                                Юаньжун щетканы махсус эндоскопик прибор ярдәмендә ала алган. Аның сүзләренчә, ул үзенең практикасында тәүге тапкыр мондый очракны күргән.


Актаныш Татарстан Актаныш районы Яңалыклар Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Актаныш хәбәрләре 2022 Дөнья Аяныч

Нет комментариев