Исәнме, Актаныш! Аяз күктә кояш көлә, нурларын җиргә сибә. Безнең сәхифә аша ул: "тор әйдә, уян!" - дия! Иртәләрегез рәхәт, матур, күңелле булсын дисәгез, балачактагы кебек һәр яңа көнне яңа могҗиза дип кабул итәргә кирәк. Ә бу чынлап та шулай бит! Яңа көн - ул һәрчак яңа старт, булган хаталарыңнан баш тартып, яңача яши башлау мөмкинлеге!
ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА:бу көнне туган - Чыңгыз Әхмәров, татар рәссамы; Хатыйп Миңнегулов, татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче; Алинә Кабаева, спорт эшлеклесе.
РОССИЯДӘ: Экологик белем бирү көне.
ДӨНЬЯ КУЛАСАСЫНДА:Бөтендөнья шәфкать туташлары көне. Халыкара үсемлекләр сәламәтлелеген саклау көне.
Нет комментариев