Шәҗәрә-чал тарихка тәрәзә ул!
Общество

Шәҗәрә-чал тарихка тәрәзә ул!

Актаныш мәртәбәле кунакларны кабул итте.

                           Нәсел җепләрен барлау, гаиләң тарихын белү - елдан-ел популярлаша, күпләр кызыксына.


                           Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты вәкилләре Әнәк, Иске Айман, Яңа Кормаш авыл халкын «Ядкәр» проектының эшчәнлеге һәм башкарылган хезмәтләр белән таныштырдылар. 


                           ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова - Шәрип Шәймиев музеена данлыклы якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең яңартылып тулыландырылган матур зәвык белән күннән сугарылган шәҗәрәсен һәм муниципаль район башлыгы Энгель Фәттаховка ТАССР һәм Татарстан Республикасы хакимият органнарының зур тарихын туплаган басманы тапшырды.
Чарада районыбыз җитәкчелеге, архив бүлеге һәм киң җәмәгатьчелек катнашты.


Актаныш Актаныш районы Яңалыклар Район сулышы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Тарих Архив

Нет комментариев