ТР Рәисе тарафыннан 2026 елның маенда гамәлгә куелган Татарстанның электрон мактау тактасын республика халкы август башында күрәчәк.
«Һәр заманның үз геройлары. Бүген геройлар вакыты җитте. Болар — фронтларда җиңү яулаучылар, махсус операциядә катнашучылар һәм предприятиеләрдә — төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр», — дип сөйләде ул.
Электрон мактау тактасын формалаштыруда төбәкнең 4 900 предприятиесе, шул исәптән Татарстанның Система ясаучы сәнәгать флагманнары катнашты. Бүгенге көндә анда 15 346 кеше тәкъдим ителгән. Мәгълүматлар ел саен яңартылачак.
Электрон мактау тактасын быелның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Проект республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәргә тиеш.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев