Бүген, 27 майда ТАССР төзелү турындагы декретка кул куелуга 105 ел
Республикада

Бүген, 27 майда ТАССР төзелү турындагы декретка кул куелуга 105 ел

Бүген, 27 майда, Татарстан Республикасы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турындагы декретка кул куелуга 105 ел тулуны бәйрәм итә.

Әлеге мөһим тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын әлеге истәлекле көн белән үзенең Телеграм-каналында котлады.

Котлау өчен Рөстәм Миңнеханов ясалма интеллект белән ясалган видео күрсәткән. Видеода ТАССР төзелү турындагы декретка кул куела. «Туган көнең белән, газиз Ватаныбыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

 

Кызыклы яңалыкларн

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstan-xalkyn-tassr-oesuga-105-el-tulu-belan-kotlady-5905261


Нет комментариев