Республикада

Казанда коточкыч фаҗига- яшь ана 5 яшьлек улын харап иткән

Казанда Фучик урамындагы фатирда яшь ана улын кайчы белән суйган. Күршеләре хатын-кызның әдәпле, улы белән яхшы мөнәсәбәттә булуын сөйли.

Хатын-кыз әти-әнисе белән яшәгән. Күршеләре аны бер тапкыр да исерек килеш, хәтта тәмәке тотып та күргәннәре булмаган. Ул каядыр эшләгән, кайвакыт баланы бакчадан әбисе алган. Улын үтергәннән соң, хатын-кыз үзен дә үтермәкче була.

Соңгы мәгълүматлар буенча  фаҗига урынында ике пар кайчы тапканнар.Бу вакытта фатирда тагын алты кеше булган, алар барысы да йоклаган. Чыганак сүзләренчә, хатын-кыз гаилә әгъзалары белән өч көн дәвамында сөйләшмәгән. Хәзерге вакытта һәлак булган баланың әнисе тоткарланган.


Нет комментариев