Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Хуҗәмәт авылында ике фатирлы шәхси йортта шартлау булган.
«Татар-информ га «Газпром трансгаз Казан» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл турында хәбәр кичә 21:50 сәгатьтә килгән. Зыян күрүчеләр юк.
Гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәбен хәзер белгечләр ачыклый. Билгеле булганча, йортта газ җиһазларын соңгы тикшерү 2025 елның 2 сентябрендә үткәрелгән.
Нет комментариев