Республикада

Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган 123 нче лицейда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Лето» торак комплексында ачылган 123 нче лицейда булды.

Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Визит барышында республика лидеры яңа бинаны карады һәм укучылар белән аралашты.

Лицейның ашханәсен караганда, Рөстәм Миңнеханов бер укучыга: «Көчле – нык булырсың!» – диде.

Лилия Галимова ассызыклаганча, мондый сүзләр ата-аналарга балаларын иртәләрен ашарга дәртләндерергә ярдәм итә ала.

 

 

 


Нет комментариев