Бүген Татарстан Республикасының яңа Экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде
Тиешле указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Җиһаншин Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып тора.
Бу хакта Рәиснең матбугат сәркатибе Лилия Галимова «Агымдагы елның беренче эш көнендә Рөстәм Миңнехановның беренче указларының берсе», дип үзенең телеграм-каналында язды.

Нет комментариев