Татарстанда 2025 елда инвалидлар өчен 638 ОСАГО компенсациясе рәсмиләштерелгән
Республикада

Татарстанда 2025 елда инвалидлар өчен 638 ОСАГО компенсациясе рәсмиләштерелгән

Татарстанда яшәүчеләр арасында инвалидлар саны, аларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме, социаль гарантияләр һәм компенсацияләр елдан-ел киңәя. Бу хакта Социаль фондның Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

 


Республикада күпме инвалид яши?

Ел башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 282 174 инвалид исәпләнә. Аларның группалар буенча бүленеше түбәндәгечә:

  • I группа – 29 638 кеше

  • II группа – 90 716 кеше

  • III группа – 111 449 кеше

Балачактан инвалид булганнар арасында:

  • I группа – 8 595

  • II группа – 14 731

  • III группа – 8 390

Моннан тыш, 18 655 инвалид бала яши.


Ярдәмнең төп юнәлешләре

Инвалидлык статусына ия булган кешеләр пенсияләр, айлык түләүләр, социаль хезмәтләр, медицина һәм санатор-курорт дәвалавы, юл хакын каплау, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителә.

Иң күп таләп ителә торган ярдәм төрләре:

  • пенсион тәэминат

  • социаль пакет

  • техник тернәкләндерү чаралары (ТСР)

Бу елда гына ТСР белән тәэмин итү буенча 209 702 карар чыгарылган, ә санатор-курорт дәвалавы өчен 7 830 путёвка бирелгән.


Техник тернәкләндерү чаралары: коляскалардан югары технологияле протезларга кадәр

Инвалидлар өчен төрле җайланмалар тәкъдим ителә:

  • коляскалар, таяклар, йөртү җайланмалары

  • протезлар һәм ортезлар

  • ишетү аппаратлары

  • тифлотехника

  • тавыш аппараты

  •  подгузниклар һәм башка карау әйберләре

  • эт-юлдашлар (сабака-поводырь)

2025 елда Татарстанда 129 150 ТСР бирелгән, шуларның 80 551-е электрон сертификат аша алынган. Бу максатларга 1,967 млрд сум юнәлтелгән.

Гариза клиентлар хезмәтенә яки Госуслуги аша бирелә.


Пенсияләр: уртача күләме – 24 630 сум

Инвалидлар иминият һәм дәүләт пенсияләренә хокуклы.

Пенсияләрнең уртача күләме:

  • I группа – 30 821 сум

  • II группа – 22 870 сум

  • III группа – 20 823 сум

  • Балачактан инвалидлык:

    • I группа – 19 380 сум

    • II группа – 15 700 сум

    • III группа – 9 092 сум

2026 елда иминият пенсияләр 7,6%ка индексацияләнәчәк.


Махсус хәрби операция катнашучылары өчен аерым ярдәм

Махсус хәрби операциядә катнашкан һәм җәрәхәт алган хәрбиләр инвалидлыкка чыгу белән:

  • автоматик рәвештә ТСР белән тәэмин ителә

  • югары технологияле, кыйммәтле протезлар ала

  • пенсия һәм башка социаль гарантияләр белән тәэмин ителә

Эшкә урнашу өчен махсус программалар эшли, ә эш бирүчеләргә субсидияләр бирелә.


Санатор-курорт дәвалавы

2025 елда бу чаралар өчен 272,8 млн сум бүленгән. Татарстанлылар түбәндәге санаторийларда дәвалана ала:

«Ливадия», «Радуга», «Санта», «Васильевский», «Голубое озеро», «Тонус», «КМПО», «Нехама», «Азнакаевский», «Набережные Челны» клиника-санатория һәм башка үзәкләр.

СВО катнашучылары Россиянең күп төбәкләрендә реабилитация үтә ала.


ОСАГО полисына компенсация: кемгә тиеш?

Транспорт белән идарә итү медицина күрсәтмәләре буенча рөхсәт ителгән инвалидлар ОСАГО бәясенең 50%ын кире кайтарта ала.

2025 елда:

  • 633 кеше – гариза нигезендә

  • 5 кеше – проактив режимда

  • җәмгысы – 638 компенсация бирелгән.

Гаризаны СФРның клиент хезмәтенә, МФЦга яки Госуслугига тапшырып була.


Бушлай парковка кемгә тиеш?

Бушлай парковка хокукы:

  • инвалидның шәхси машинасына

  • инвалидны йөртүче автомобильгә

Машинаны реестрга кертү өчен Госуслуги аша яки МФЦда гариза бирелә.


Нет комментариев