Быел Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 32,6 миллион үсенте үстерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр әйтүенчә, аларның 27,5 миллионы – ылыслы токымнар, ә яфраклы агачлар саны 5,1 миллионга җиткән.
Ведомство җитәкчесе Равиль Кузюров билгеләп үткәнчә, урманчылар үсентеләр әзерләү планын 5 процентка артыграк үтәгән. Һәр үстерелгән үсентене ул республиканың «яшел» киләчәгенә керткән бәяләп бетергесез өлеш дип атады.
Нет комментариев