Октябрьдә 80 яше тулган татарстанлылар ноябрьдән иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә арттырылган күләмдә ала башлый.
I төркем инвалид дип танылган гражданнар да шундый ук хокукка ия булачак. Ноябрьдә гражданнар авиациясе һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен өстәмә пенсия түләүләрен яңадан исәпләячәкләр. Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын – 18 яше тулмаган балаларын яки оныкларын тәрбияләүче пенсионерлар өстәмә түләү рәсмиләштерә ала. Тәрбиядәге бала көндезге бүлектә укыган очракта, өстәмә түләү аңа 23 яшь тулганчы саклана.
Нет комментариев