Узган тәүлектә ничә янгын теркәлгән?
Республикада

Узган тәүлектә ничә янгын теркәлгән?

Бәла-казалар булып тора...

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр янау хакында сигнал кабул итү белән 38 тапкыр чыкты. Аларның чүп-чарны сүндерүгә — 1, коры үсемлекләрне сүндерүгә — 2, янусыз кыска ялганышка — 1, азык януга — 4, ялган чакыруларга — 12, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлеккә — 10 тапкыр чыгулары билгеле.

Янгын сүндерүчеләр 9 янгынны сүндерделәр, алар арасында торак секторында — 6 янгын, башка объектларда — 3 янгын.

Ут-күздән берүк сак булыйк! Кызу һава торышлары хәвеф-хәтәргә дучар булулар белән тәмамлана күрмәсен!!!


Нет комментариев