“Яшьлек” яшьләр үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге советының утырышы узды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Биредә район башлыгы Ленар Зарипов, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Надир Курамшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары, яшьләр сәясәте буенча координаторлар, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбия эше буенча директор киңәшчеләре катнашты.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә яшьләр хәрәкәтен булдыру турында законны илебез Президенты Владимир Путин 2022 елның 14 июлендә имзалады. “Алдынгылар хәрәкәте” – Россиядә балалар һәм яшьләр хәрәкәте.
Бу хәрәкәт 12 юнәлештә проектлар башларга мөмкинлек бирә. Болар – мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, волонтерлык, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология, туризм. Татарстанда исә 13 нче юнәлеш – «Туган тел, милли мәдәният, традицияләр» проекты да эшли.
Бүгенге көндә районның 21 мәгариф учреждениесендә, “Яшьлек” яшьләр үзәге базасында “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренче бүлекчәләре эшли. 6 балалар бакчасы сынау мәйданчыклары булып тора.
Сафлар арта
Актаныш районы “Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия иҗтимагый – дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәмис Хәсәнов бүлекчәнең 2025 елдагы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
“Алдынгылар хәрәкәте” – традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә үскән шәхесне үз иленең патриоты итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыручы хәрәкәт.
Аның бурычы – балалар бакчасыннан алып, көллияткә һәм югары уку йортына кадәр бала өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мөхите булдыру.
Яңа хәрәкәтнең барлыкка килүе, Россиядә балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә үзгәртеп коруларның бер өлеше булып тора. Бу эшнең мөһимлеге бүген беркемдә дә шик тудырмый.
– Узган ел “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлекчәсендә бик күп чаралар уздырылды. Аларда укучылар бик теләп катнашты. Аеруча волонтерларның эшчәнлеге мактауга лаек. 2025 елда катнашырга тиешле барлык проектларны да башкарып чыктык. Беренчел бүлекчәләр арасында уздырылучы конкурста катнашучылар саны да артты. Алдагы елларда берешәр генә мәктәп катнашса, быел аларның саны бишкә җитте. Алар: Байсар, кадет интернат-мәктәбе, Әлем, Богады мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернаты. Татарстан
Республикасы Рәисе грантында Байсар һәм кадет интернат-
мәктәпләре катнаша.
Шунысы сөендерә, “Алдынгылар хәрәкәте”нә тартылучылар саны артканнан-арта. Әлеге хәрәкәткә тартуны балалар бакчаларыннан ук башлыйбыз. Алдагы елда Актаныштагы “Тылсым” һәм Пучы балалар бакчасы пилот проектка кушылган булсалар, быел аларның саны алтыга җитте. Бу балалар бакчаларына эш дәфтәрләре, почмаклар кайтты, – ди Рәмис Хәсәнов.
Ул агымдагы елда торган бурыч һәм максатларга да тукталды. Киләчәктә барлык балаларны да “Алдынгылар хәрәкәте”нә тарту бурычы тора, диде. Бу аларны тәрбияләүдә бик зур этәргеч булачак, дип белдерде.
Проблемаларны
җиңә-җиңә
Байсар мәктәбенең “Алдынгылар хәрәкәте” беренчел бүлекчәсе кураторы Эльвира Мурзина
мәктәпләрендәге хәрәкәтнең эшчәнлеге белән
таныштырды.
– “Алдынгылар хәрәкәте”нең мәктәптәге беренчел бүлекчәсен оештырып җибәргәнче шактый эзләнергә, тырышырга туры килде. Бик күп проблемалар белән очраштык. Шуның аркасында бик күп мәктәпләр әле бу эшчәнлеккә ныклап кереп китә алмыйлар. Без иң элек интернетта үзебезнең сайтны булдырдык. Шуннан соң, эш әкренләп булса да, активлаша башлады. Укучыларның да кызыксынулары артты. Һәр эшебезне, уңышыбызны шул сайтка урнаштырып барабыз. Барлык бәйгеләрдә дә катнашырга тырышабыз. Әлеге хәрәкәт укучыларны берләштерде, уртак максатлар барлыкка китерде, – диде ул.
Эльвира Даннур кызы хәрәкәт волонтерлары белән нинди игелекле эшләр эшләүләре хакында да таныштырды. Аларның барысын да сайтка урнаштырып барырга кирәклеген дә әйтте. Башка мәктәпләргә ничек итеп эшне башлап җибәрергә кирәклеге хакында үзенең бик тә файдалы киңәшләрен дә җиткерде.
Актанышның 2 нче санлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Лилия Хисмәтуллина үзләренең “Алдынгылар хәрәкәте”нә ничек кушылып китүләре һәм бүгенге көндә нинди эшчәнлек алып барулары хакында сөйләде.
– Балалар бакчасында унөч төрле юнәлеш буенча да эш алып барыла. Балаларның кызыксынулары көчле. Киләчәктә дә эшчәнлекне киметмәскә генә кирәк, – диде.
Үз проектыгызны
булдырыгыз
Надир Курамшин Актаныш районындагы “Алдынгылар хәрәкәте”нең узган елдагы эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үтте. Республикадагы “Алдынгылар хәрәкәте”нең эшчәнлеге хакында да бәян итте.
2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда республикадагы балалар хәрәкәтенә кушылучылар саны ике
тапкырга артты, диде. Ул бик яхшы эшләгән районнарны мисалга китерде. Актаныш районында да үзгә проект булдырырга тәкъдим итте.
Совет утырышында Ленар Зарипов та үзенең фикерләрен җиткерде.
– “Алдынгылар хәрәкәте”нең эшчәнлеген барлык мәктәпләрдә дә ныклап җанландырып җибәрергә кирәк. Эшләгән эшләрегез дә күп, аларны күрсәтә дә белергә кирәк. Балалар үзләре инициатива күрсәтерлек итеп, чаралар үткәрергә мөмкинлек бирик. Өлкәннәр аларга теләктәшлек белдереп, ярдәм итик. Шул вакытта алар киләчәктә мөстәкыйль тормыш алып барырга сәләтле булып үсәрләр. Туган илебезне яратырлар, патриотлар булырлар. 2026 – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак, һәр чараны шуңа бәйләргә кирәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибарны киметергә ярамый. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашырга кирәк. Балалар алардан үрнәк алып үссеннәр, – диде.
Утырыш ахырында бергәләп фикер алыштылар.
Нет комментариев