Мобилизациягә эләккән, авыл җирендә яшәүче егетләрне малларны нишләтергә дигән сорау борчый
Газета рубрикалары

Мобилизациягә эләккән, авыл җирендә яшәүче егетләрне малларны нишләтергә дигән сорау борчый

Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев җавап бирә:

 

 

– Безнең 5 ел дәвамында терлек баш санын
сакларга дигән килешү төзегән 45 яшькә кадәр 21 егет, Агростартап программасында катнашкан 5 егет бар. Бу егетләргә  мал башына карап, 2021 елга кадәр 200-400 мең сум, 2021 елдан соң 300-600 мең сум күләмендә акча бирелде. Бу акча кире кайтарылмый. Әмма шуны да әйтеп китәргә кирәк, мобилизация Россия законнары нигезендә башкарыла. Бу егетләрнең ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешүләре бар. Килешү фамилия белән төзелмәгән. Шәхси ярдәмче хуҗалык кенәгәсендә гаиләдә ничә кеше бар, шулар җавапчылыгында.  Алар терлек баш саннарын сакларга тиешләр. Берүк бу егетләр исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 21 октябрь саныннан укыгыз. 


Нет комментариев