Газета рубрикалары

Осталык мәйданында – студентлар

Актаныш технология техникумында студентлар арасында ел саен көтеп алынган “Үз һөнәренең остасы” бәйгесе быел да зур оешканлык белән узды.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Биш елдан артык үткәрелүче әлеге чараның төп максаты – яшьләрнең сайлаган һөнәрләре буенча белемнәрен, күнекмәләрен һәм практик осталыкларын ачыклау, аларны һөнәри үсешкә этәрү.

Бәйге быел биш төп компетенция буенча үткәрелде: авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, бухгалтер хисабы, пешекче һәм кондитер эше, электрлаштыру, мәгълүмати системалар һәм программалаштыру. Моннан тыш, өстәмә юнәлеш буларак, эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче беренче курс студентлары да үз көчләрен сынады. Һәр белгечлек буенча башта сайлап алу турлары уздырылып, иң көчле студентлар гына финалга үтте.

Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова билгеләп үткәнчә, быелгы бәйге аеруча практикага юнәлтелгән:

–  Һәр юнәлеш буенча иң-иң дип табылган студентлар гамәли өлештә үзләренең чын осталыкларын күрсәтә. Бу аларга алга таба тагын да тырышыбрак укырга стимул бирә,  –  ди ул.

 

Санлы технологияләр –

яшьләр кулында

 

Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру юнәлешендә укучылар быел беренче тапкыр катнашты. Укытучылары Эльвира Әнвәрова сүзләренчә, студентларга алдан ук мөстәкыйль эш –  сайт ясау бурычы куелган.

Катнашучылар төрле темалар сайлаган: кемдер туган якка багышланган портал эшләгән, кемдер музейлар турында
мәгълүмат туплаган, ә бер студент хәтта “Яшь программистлар мәктәбе” дигән проект тәкъдим иткән. Әлеге сайтта теркәлү, уку курслары һәм лицензияләү мөмкинлекләре дә каралган.

Жюри бәяләгәндә дизайн, куллану уңайлылыгы һәм
мәгълүматның тулылыгы төп критерийлар булып тора. Мондый эшләр студентларга киләчәктә өстәмә керем чыганагы
булырга да мөмкин, ди белгечләр.

 

Тракторчылар –  

техника белән “дус”

 

Авыл хуҗалыгы юнәлешендә укучылар өчен бәйге аеруча җаваплы булды. Бу юнәлеш буенча биш студент көч сынашты.

Икенче курс студенты Айрат Гыйләҗев двигатель төзелешен тикшерү, үлчәмнәр алу, тракторда йөрү кебек биремнәрне үтәде.

– Бу һөнәр киләчәктә ярдәм итәчәк, үз эшем белән шөгыльләнергә телим, –  ди ул.

Һөнәргә өйрәтү мастеры Айвар Хәйдәров сүзләренчә, мондый бәйгеләр студентларда һөнәргә кызыксыну уята, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шулай ук биремнәрдә WorldSkills стандартлары элементлары да кулланыла.

 

Электриклар –  

төгәллек үрнәге

 

Электриклар арасында ярышта катнашучылар электр схемаларын җыю буенча
осталыкларын күрсәтте. Дүртенче курс студенты Рәдис Шәймәрдәнов өчен бу инде өченче катнашу.

– Электрик –  кирәкле һөнәр. Балачактан кызыксындым, киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләргә телим, –  ди ул.

Укытучысы Римма Кустова  билгеләгәнчә, студентларның осталыгы елдан-ел арта, аларда төгәллек, логик фикерләү һәм җаваплылык сыйфатлары формалаша.

 

Эретеп-ябыштыручылар:

тимер белән иҗат

 

Быел бәйгедә иң кызыклы мәйданчыкларның берсе –  эретеп-ябыштыру юнәлеше булды. Беренче курс студентлары гади генә түгел, ә көнкүрештә кулланырлык эшләнмәләр тәкъдим итте: гөл савытлары, мангаллар, утыргычлар, аяк киеме кую өчен җайланмалар һ.б.

Рамазан Нәфыйков сүзләренчә, бу һөнәргә мәхәббәт балачактан ук башланган.

– Тимер белән дус булырга кирәк. Эшне чиста, матур итеп башкару мөһим. Үзем авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү факультетында укысам да, өстәмә рәвештә эретеп-ябыштыручы һөнәрен дә үзләштердем. Егет кеше өчен бу һөнәр дә бик мөһим. Вак-төяк тимерне ябыштырып куяр өчен дә кешегә ялынасы булмый, – ди ул.

Әмир Төхбәгәлиев исә ике атна дәвамында мангал ясаган. Ул эшнең һәр этабын уйлап башкарган: материал әзерләүдән алып, буяуга кадәр.

– Киләчәктә бу һөнәр тормышта бик кирәк булачак, –  ди Әмир.

 

Пешекчеләр:

тәм һәм эстетика

 

Пешекчеләр бәйгесендә студентлар иттән кайнар ризык, гарнир һәм соус әзерләде. Өченче курс студенты Илсур Әсләмов яшелчәләрдән рагу пешергән.

– Пешерү –  минем яраткан эшем. Күбрәк кондитер
ризыклары әзерләргә яратам, – ди ул.

Жюри әгъзалары студентларның әзерлеген югары бәяләде: алар ризыкның тәменә генә түгел, ә тәкъдим итү культурасына да игътибар итте.

 

Бухгалтерлар:

идеяләрдән –  бизнеска

 

Бухгалтерлар арасында бәйге бизнес-планнар яклау форматында узды. Икенче курс студенты Илгизә Солтанова “Балыкчылар өчен мини-гостиница” проекты тәкъдим иткән.

Аның планына балык тоту өчен шартлар, ял итү урыннары, көймәләр сатып алу кергән. Проектның башлангыч бәясе –  якынча 150 мең сум.

Укытучысы  Лилия Зарипова сүзләренчә, финалга чыккан студентлар –  актив, максатчан яшьләр. Алар тәкъдим иткән проектлар реаль тормышта да кулланылыш табарга мөмкин.

“Үз һөнәренең остасы” бәйгесе –  гади ярыш кына түгел, ә студентлар өчен зур тәҗрибә мәйданы. Монда алар белемнәрен гамәлдә куллана, үз-үзләренә ышаныч таба, киләчәк һөнәри юлларын ныгыта.

Актаныш технология техникумында тәрбияләнүче яшь белгечләрнең эшләренә карап, бер нәрсә ачык: киләчәк –  үз эшенең чын осталары кулында.


Нет комментариев