Октябрьның соңгы эш атнасы алты көнлек булган иде. Ел ахырына кадәр безне тагын бер алты көнлек эш атнасы көтә. Аның каравы, соңыннан рәттән 11 көн ял.
2024 ел ахырында 23-29 декабрьдә алты көн эшләргә туры киләчәк. Бу ял көннәрен күчерү белән бәйле — 28 декабрь, шимбә ялын дүшәмбе, 30 декабрьгә. Шул ук вакытта 28 декабрьдәге эш көне кыскартылмаячак. Моннан тыш, 31 декабрьдә дә эшкә чыкмыйбыз, чөнки бу елның 7 гыйнварындагы ял көне бу көнгә күчерелгән.
2025 елда 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнварда-Раштуа бәйрәме.
2025 елның беренче эш көне пәнҗешәмбе, 9 гыйнварга туры килә.
Нет комментариев