Райондашыбыз Денис Әхияров Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә җәйге сезонны ачу ярышларында катнашты һәм җиңеп, 1 урын алды.
Технология техникумында укып һөнәр алган райондашыбыз Денис Әхияров кечкенәдән атлар яратты. Хәзер атчылык белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Бик күп ат ярышларында - Россиякүләм, республика чемпионатларында катнаша, призлы урыннар яулый. Бүген Денис Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә җәйге сезонны ачу ярышларында катнашты һәм җиңеп, 1 урын алды. Котлыйбыз!
Нет комментариев