Актаныш районы чабышкылары Мөслим районында узган Сабантуйда үзләрен бик оста яктан күрсәтеп, бүләкләр алып кайттылар.
Галимов Рузил (Адай авылы) беренче урынга лаек булды. Аның "Джокер" аты финишка беренче килде!
Бариев Илгизәр дә (Шәбезбаш авылы) сынатмады, ул "Джоли" кушаматлы атта финишка ышанычлы рәвештә өченче булып килде!
Җайдакларыбызны һәм аларның тугры атларын кунакчыл Мөслим җирендә чыгыш ясаулары һәм җиңүләре белән котлыйбыз!
Нет комментариев