Бүгенге Актаныш районы Алдынгылар слетында Актаныш телевидениесе хезмәткәрләре «ТАТМЕДИА» агентлыгы мактау кәгазьләренә лаек булды.
«ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының мактау кәгазенә «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалы директорының телевидение буенча урынбасары Регина Сәлахова Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары тармагындагы күпьеллык хезмәте өчен лаек булды.
«ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалы телеоператоры Марат Сәррахов 2024 нче елда Россия Федерациясе Президентын сайлауларда актив катнашуы һәм сайлауларны оештыруда мөһим өлеш кертүе өчен шулай ук агентлыкның мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Нет комментариев