Актанышлылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабында катнаша
Сез- Безнекеләр!

Актанышлылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабында катнаша

Бүген Менделеевск шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы уза. Анда Менделеевск, Мамадыш, Актаныш, Мөслим һәм Минзәлә районнары вәкилләре ярыша.

 

Актаныш районын әлеге абруйлы бәйгедә дүрт якташыбыз тәкъдим итә: "Хатын — кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә -  Кәзкәй авылы китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина, "Өченче Яшь Героинясы" номинациясендә —район ветераннар оешмасы җитәкчесе урынбасары Зәлифә Әмирова, "Минем язмышым-минем һөнәрем» номинациясендә  – «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова,  "Ир-ат-игелекле йөрәк" номинациясендә махсус хәрби операция батыры, Яңа Әлемнән Илсур Зәкиев.

Райондашларыбызга чын күңелдән  уңышлар, ышаныч һәм лаеклы җиңү телибез! Аларның таланты, хезмәте жюри тарафыннан лаеклы бәяләнсен.


Нет комментариев