Америкада яшәүче хөрмәтле якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, 1996 елгы Атланта Олимпия уеннарында катнашучы, халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры Фирая Солтанова-Жданова Физкультурачылар көнендә актанышлыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап мастер-класс күрсәтте.
Җилдән-җитез йөгерешче якташларын беркайчан да онытмый, һәрвакыт элемтәдә тора. "Туган як" музеенда Фирая Солтанова- Ждановага багышланган махсус бүлек бар. Бүген музеебыз тагын берничә экспонатка баеды. Фирая апа үзенең зур казанышы- марафоннарда җиңеп откан статуэткасын музей директоры Мирсил Әһелтдиновка тапшырды.
- Бөтен медальләремне, кубокларны Актанышка алып кайтып, музейга бирдем. Барысы да истәлек өчен, яшь буынны югары уңышларга рухландырып, дәрт биреп торсын өчен эшләдем бу эшемне, - ди Фирая апа.
Әле данлыклы экспонатлар тагы бар- Бразилиядә дөнья чемпионатында киеп йөгергән, СССР дип язылган, герб рәсеме төшерелгән спорт костюмы һәм марафон майкасы
да музейда кадерле ядкарьләр сафын тулыландырды. Фирая Рифкать кызының Америкада, Менисон штатында, Дулутта 2 сәгать 27 минут 4 секундта йөгергән шәхси рекорд бүләге хәзер музейда сакланачак.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы делегаты булуын раслаган элмә-кәгазьне дә югалтмаган океан артында артында яшәүче Түке кызы.
- Туган телем- татар телен онытмыйм. Аны укытучыларыбыз бик яхшылап укыттылар. Үзем сөйләшсәм дә улыма бик өйрәтә алмадым. Әмма улым, көчле йөгерешче Семен хәзер Солтанов фамилиясен йөртә. Димәк, Америкада тагын бер татар яши, -д ип гаиләсе хакында да әйтеп алды Фирая апа.
Нет комментариев