Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Гаилә һәм мәктәп” журналы укучылары арасында үткәрелгән бәйгедә Күҗәкә мәктәбе укытучысы җиңде.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Гаилә һәм мәктәп” журналы укучылары арасында республикакүләм “Хәтер яктысы” дип аталган иҗади бәйге игълан ителгән иде. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Казанда Муса Җәлилнең музей фатирында узды. Җиңүчеләр арасында Күҗәкә мәктәбе укытучысы Гөлназ Фаиз кызы Мәгъдәнурова да бар. Гөлназ Фаиз кызын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев