Якташыбыз, «Автокросс 116» дөньякүләм ярышын оештыручы Рәдис Хашимовка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Бу бүләк - Рәдис Мөбарәк улының күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстанда техник спорт төрләрен үстерүгә керткән зур өлешенә олы рәхмәт ул. Якташыбызның энергиясе, максатчанлыгы һәм ярдәме спортчыларыбызга яңа үрләргә ирешергә, ә республикага илнең спорт картасында үз позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.
Рәдис Хашимовны чын күңелдән әлеге бүләге белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
Нет комментариев