Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгының Почёт грамотасы белән бүләкләнде.
Бу зур бүләкне, бүген Казанда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Нет комментариев