Тычканнан котылу өчен
Сез сораган идегез

Тычканнан котылу өчен

Тычканнан һәм комаклардан котылу өчен күпләр песи асрый. Кайбер песигә тычканны үзең тотып бирсәң генә ашый. Башка юлын эзликче.

  • Даруханәдә сатыла торган борыч бөтнеге (мята перечная) мае тычканнардан һәм күселәрдән котылырга ярдәм итә.
  • Моның өчен чүпрәк кисәген яисә ватаны шул майга манып алып, тычкан йөри торган «юлларына» урнаштырырга кирәк.
  • Коры горчицаны да шул максатта кулланып була. Аны картонга куеп, шулай ук тычкан йөргән урынга урнаштырырга. Тычканнар аларның исен өнәми.

Нет комментариев