Агыйдел елгасы аша боз кичүе ачык!
Сез сораган идегез

Агыйдел елгасы аша боз кичүе ачык!

Агыйдел елгасында кышкы навигация эшләре башланды, Актаныш-Иске Яньегет боз кичүе 20 гыйнвардан эшли башлады.

Агыйдел елгасы аша боз кичүен ясаучы "Волна- Дулкын" ҖЧҖ  3 тоннага кадәрге авырлыктагы автомобильләрне Татарстан һәм Башкортостан республикаларына чыгара башлавын хәбәр итә. Актаныш-Иске Яньегет боз кичүе тәүлек буе эшли. 

Кече метражлы автомобильләрне боз кичүе аша чыгару 200 сум, 2500 тоннага кадәрге җиңел автомобильләр өчен бәя 250 сум , 3000 тоннага кадәрге машиналар өчен 300 сум түлисе. Прицеп таккан очракта бәяләр 50 сумга арта. Юлчылар фикеренчә, узган елларга караганда бәяләр төшкән. 

Авыр йөк автомобильләре әлегә кичүгә кертелми.

 


Нет комментариев