Актанышта Яңа ел бәйрәмен үткәрү буенча кызыклы һәм эчтәлекле чаралар планы төзелде. Бүген аның белән Актаныш район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды.
- Актанышта төп Яңа ел бәйрәме чаралары 23 декабрьдә Үзәк чыршы ачылу тантанасы белән башланып китәчәк. Шушы ук көнне сәләтле балаларыбызны район башлыгының чыршы бәйрәмендә котлаячаклар.
- 25 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балалар өчен, ә 27 декабрьдә махсус хәрби операциядәге солдатларның балалары катнашында Балалар иҗат үзәгендә чыршы бәйрәме үткәрелә.
- 28 декабрьдә Кышкы ярминкә, Үзәк чыршы янында Яңа ел бәйрәме, Кыш бабайлар парады, Тройкалар парады оештырыла.
- 29, 30, 31 декабрьдә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Яңа ел бал-маскарадлары була.
- 1 -10 гыйнвар көннәрендә райондашларыбызны төрле спорт ярышларына чакырып калабыз.
Нет комментариев