Кушылыйк, каләмдәшләр, флешмобка!
2022 елның 21 мартында Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан шигъри флешмоб уздыра.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Язучылар берлегенең аккаунтларында шагыйрьләр-язучылар үзләренең шигырьләрен укый. Флешмоб көн дәвамында барачак.
Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен, #халыкара шигърияткөне хештегы белән шигырь укыган видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне катнашырга чакырабыз.
Чыганак: Мәйдан
Нет комментариев