Әгәр чәчегез коелып интектерсә!
Сез сораган идегез

Әгәр чәчегез коелып интектерсә!

Сыналган алымны куллансагыз, файдасын үзегез дә күрерсез.

Моның өчен: 
– бер кашык бал 
– бер кашык кастор мае
– бер кашык коньяк
– бер йомырка сарысын бер савытка салып болгатырга кирәк.

1. Шуны чәч тамырына сөртеп, биш минут тотарга. 
2. Пленка белән урап, башлык кияргә. 
3. 2-3 сәгать тотарга. Соңыннан шампунь белән юарга. 
4. Атнасына ике тапкыр шушы процедураны ясарга. 
5. 3-4 тапкыр ясагач, нәтиҗәсен күрерсез. 


Бу файдалы Чәч Файдалы киңәшләр

Нет комментариев