Котлыйбыз: Иске Сәфәр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мөнҗия Имамовага 95 яшь
Бергәләп сөеник

Котлыйбыз: Иске Сәфәр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мөнҗия Имамовага 95 яшь

Иске Сәфәр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Имамова Мөнҗия Муса кызына 95 яшь тулды.

95 яшь- мактаулы юбилей һәм мөһим дата. Бу еллар артында хезмәт, зирәклек һәм бай тормыш тәҗрибәсе белән тулы озын гомер иңнәр артында. Мондый кешеләр - авылның горурлыгы һәм яшь буын өчен үрнәк.

Мөнҗия Муса кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады.

- Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар телибез. Сез үз гомерегездә күпне күргән кеше. Тормышыбызның тыныч, имин булуында без сезгә дә рәхмәтле. Балаларыгыз янәшәсендә әле тагын бик күп еллар яшәргә  язсын, - диде ул. Һәм Мөнҗия әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсен тапшырды.

Юбилярга нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кайгыртуын тоеп, иминлектә яшәвен телибез. 


Нет комментариев