Яңа елны һәркем үзенчә, якты хатирәләр калырлык итеп оештырырга тырыша. Куян авылы клубы җитәкчесе Роза Хәбетдинова Яңа ел курантларының тылсымлы аһәңен гаилә белән каршылаячакбыз, ди:
-Озакламый бусагабызда Яңа ел булачак! 2025 нче елны каршылыйбыз, Алла бирса! Еллар имин булсын, өстәлләр мул, күңелләр көр булсын!
Яңа елны гаилә белән өебездә каршылыйбыз. Ә икенче көнне кунакларыбызны-оныкларыбызны Актанышка «Сихәт» кафесына алып барып сыйлаячакбыз,- дип планнары белән уртаклашты райондашыбыз.
Нет комментариев