51-нче Казан яшьләр чаңгы марафонында райондашыбыз Лиана Сабирова бронза медальгә лаек булды
Спорт хәбәрләре

51-нче Казан яшьләр чаңгы марафонында райондашыбыз Лиана Сабирова бронза медальгә лаек булды

15 мартта Татарстан башкаласы Казан яшь чаңгычыларны кабул итте – Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында 51-нче Казан яшьләр чаңгы марафоны узды. Татарстан Республикасы, Марий Эл, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән килгән 13тән 18 яшькәчә 800дән артык катнашучы җиңү өчен көч сынашты.

5 км дистанциядә чын көрәш барды. Көчле конкуренция шартларында «Лачын» спорт мәктәбе укучысы Лиана Сабирова искиткеч нәтиҗәләр күрсәтеп бронза медальгә лаек булды. Остазы- Равил Хаҗиев.

Лиананы һәм аның остазы Равил Хаҗиевны уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да Актаныш данын яклап, матур күрсәткечләргә ирешергә язсын.


Нет комментариев