2 декабрь көнне Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы шәхси кубогы беренчелегенә бадминтон ярышлары узды.
Кама аръягы зонасына караган Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Тукай районы һәм Актаныш бадминтончылары арасындагы бәйге бик киеренке барды. Чөнки бу ярыш Казанда узачак дүртенче этапка сайлап алу турниры да иде. 
Нәтиҗәләр куанычлы- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат укучысы Алсу Насыйрова II, Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Гадел Шәйдуллин III урынга лаек булдылар.
Яшьләребезне котлыйбыз, 9 декабрьдә булачак республика бәйгесендә уңышлар теләп калабыз.
Нет комментариев