30 ноябрьдә Әлмәттә Ильяс Галимов истәлегенә яшьләр арасында көрәш бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Актаныш көрәшчеләре дә катнашып җиңеп кайттылар.
Әлмәттә спорт легендасы — җиңелмәс батыр Ильяс Галимов истәлегенә багышланган турнир узды. Ильяс Самат улының спорт карьерасында яулаган дәрәҗәле исемнәрен санап китсәң, шактый зур исемлек җыела. Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, Татарстан, Россия Сабантуйлары абсолют батыры, Татарстан һәм Россия чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры, Россиянең спорт мастеры, көрәш буенча дөнья чемпионы — бу исемнәрнең һәрберсен яулау өчен күпме хезмәт, көч куелганын, күпме тир акканын Ильяс Галимов үзе генә белгәндер. «Ул әкияти баһадирларга гына хас булган аерым көчкә ия сыман тоела», — дип әйтүчеләр бар иде аның турында. Шуңа күрә аның истәлегенә оештырылган бәйгедә катнашу һәм җиңү үзе бер батырлык санала.

Актанышның үсеп килүче көрәш батырлары- Радмир Хаҗиев, Муса Әнвәров, Рөстәм Шакирҗанов 3 урын яуладылар. Райондашларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да көрәш дөньясында үз эзләрен калдырырлык спортчылар булып өлгереп җитүләрен телибез.
Нет комментариев