Актаныш шахматчылары Бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтте
Спорт хәбәрләре

Актаныш шахматчылары Бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтте

2026 елның 18-24 гыйнвар көннәрендә Удмуртия Республикасының Дебёсы авылында кечкенә шәһәрләр һәм авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында спешка шахмат, шахмат композициясе һәм блиц буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

 

Актаныш командасы — зурлар һәм кечкенәләр төркемендәге спортчыларыбыз Латыпов Данияр, Латыйпова Раяна, Әхмәтов Наил, Шаязданов Тимур; Зиннурова Амелия, Газыев Динислам, Гатарахманов Азамат, Гильфанов Булат  блицта 2 нче урын, рапидта 3 нче урын яулады.

Яшь шахматчыларны һәм аларның тренерлары Илдар Имамов белән Фәһим Галимовны чын күңелдән котлыйбыз! 


Нет комментариев