24-28 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә классик шахмат буенча укучылар арасында Кама аръягы Гран прие бәйгесе узды.
Зурлар турнирында Актанышның өметле шахматчысы Рәзилә Нәбиева җиңүгә иреште, 2006-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында Рәзиләбез иң көчле шахматчы исемен яулады һәм абсолют җиңүче исеменә лаек булды. Шахматчы кызыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Рәзилә 2-11 июнь көннәрендә Рәшит Нәҗметдинов исемендәге турнирда да сынатмас, мәртәбәле ярышта аңа зур уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.


Нет комментариев