21–22 март көннәрендә Саба районында өстәл теннисы буенча Нургали Миңнеханов истәлегенә республика беренчелеге узды.
Актаныш районының «Батыр» спорт сарае яшь теннисчысы Данил Султанов яхшы уен күрсәтеп, 3 нче урын яулады.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Спортчының остазы — Булат Султанов.
Данилны һәм аның остазын уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез!
Нет комментариев