Актаныш укучылары Түбән Камада бадминтон буенча  ТР Шәхси кубогының 4 нче этабы ярышларында катнашты
Спорт хәбәрләре

Актаныш укучылары Түбән Камада бадминтон буенча ТР Шәхси кубогының 4 нче этабы ярышларында катнашты

7 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә бадминтон буенча ярышлар - Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 4нче этабы узды. Турнирда Актаныш укучылары да катнашты.

 

 

2009 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә кызлар арасында призлы урыннарга ия булучылар:
- 1 урын — Шәрипова Мәрьям,
- 2 урын — Хафизова Анфиса,
- 3 урын — Манихова Аделина.

Шул ук яшь категориясендәге яшүсмерләр арасында 3 урынга Шәмсиев Илмир лаек булды. Барлык призерларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Катнашучыларга киләчәктә дә уңышлар һәм спорт мәйданчыкларында яңа җиңүләр телибез!


Нет комментариев