Актаныш волейболчылары «Татарстан-Яңа гасыр» призын отты
Спорт хәбәрләре

Актаныш волейболчылары «Татарстан-Яңа гасыр» призын отты

«Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол ярышында Актаныш районы командасы 1 урын алды.

15 март көнне Әгерҗе шәһәрендә «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына ир-егетләр командасы арасында волейбол буенча зона ярышлары узды. Татарстан Республикасы районнарының II лигасында Актаныш командасы мактаулы 1 урынга лаек булды. 

Районыбызның данлыклы спорт осталарын- оста туп чөючеләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

 


Нет комментариев